«Йонлач». Перевод рассказа К.Зиганшина «Лохматый»

Рассказ Камиля  Зиганшина «Лохматый» впервые переведен на татарский язык! Авторы перевода: Резеда — ученица 9 класса и  ее мама Лира Идрисовна — учитель татарского языка (МКОУ СОШ д. Нуркеево. Туймазинский район Республики Башкортостан).  По-моему, неплохо получилось! Уважаемые читатели, Ваши отзывы могли бы вдохновить «переводчиков».  Пожалуйста, оставьте свои отзывы…

Йонлач

                                                      (Әдәби сәхифә)

                                                                               Резеда  һәм Лира  Мөхәмиевалар тәрҗемәсе (Нөркәй мәктәбе).

Илле җиде яшьтә булуга карамастан, шактый яшь күренгән Федор Дементьевич – авыл халкы арасында таралган кушаматы буенча Көрәк кул, күтәрмәнең яңа ышкыланган киң такталарына көчле аяклары белән нык басып, инде ничәнче тапкыр киявенең яңа йортындагы матур итеп сырлап ясалган тәрәзә яңакларын карый.

Шулчак ишек шыгырдап ачылды, һәм аннан, шаркылдап, бар яклап та әтисенә охшаган тыгыз тәнле кызы Наталья белән озын буйлы, чандыр кияве килеп чыкты.

– Әти, ташла инде шул тәмәкеңне. Керик, туңарсың, – дип кычкырды ул.

– Миңа китәргә вакыт, Натаха, – диде Көрәк кул, болыт арасыннан күзен кыскан куе кызыл кояшка ымлап.  Һәм бераз таптанып торгач, баскыч буйлап ашыкмый гына әлегә кул җитмәгәнлектән каралмаган ишек алдына төште.

– Йонлач! – дип этенә әмер бирде дә, өшүдән сабырсызланып тыпырчынган Турыкае янына юнәлде. Иркәләп сыртыннан сыйпады. Дилбегәсен ныгытты. Чанадагы печәнне кабартып салды. Толыбына төренеп, брезент белән капланган тыгыз он капчыгына терәлеп утырды.

– Исәнлеккә! Безгә дә килеп чыгыгыз, – дип кычкырды ул артына әйләнеп.

Туктаусыз аяк астында уралган йонлач маэмай шыгырдап кузгалып киткән чана артыннан ыргылды һәм күз ачып йомганчы юыртып барган алашаны узып китте. Посёлокны һәм наратлыкны үтеп каен катыш усак урманына килеп керделәр. Кояш агач башлары белән сырланган калкулык артына посты. Караңгы төште.

– Шулай да август аенда өй котларга бармый дөрес эшләдем, – дип уйлады Көрәк кул. – Вакытны сузсам суздым, аның каравы, ике көймәнең койрыгын тоттым: балаларда кунак булдым, итне дә саттым. Шулай да, баш  үземдә, – сакалын сыпырып, үз-үзеннән канәгать төстә елмайды.

Юл тау түбән төшеп китте һәм бормаланып чокыр-чакырлы инеш үзәне буйлап сузылды.  Чокыр-чакырларда чана, бишектәй, чайкалып-чайкалып ала. Көрәк кул, дилбегәсен кулыннан ычкындырмыйча, сузылып ятты һәм канәгать төстә сатудан кергән акчасын ничек тотыну хакында уйланды.

Акча эшли белмәгән кешеләрне яратмый ул. “Ялкау, бушкуык”, – ди андыйлар турында. Кияүне әйтер идем инде! Бораулаучылар мастеры имеш!Хәтта бер капчык цемент ташлап китәлми… Намуслы! Тьфү! – дип төкерде ул.

Турыкайның куркып пошкырынуы уйларын бүлде.

Ат колакларын шомырайтты, борын тишекләрен киңәйтеп, тагын пошкырды. Алдан йөгергән Йонлач чанага елышты. Көрәк кул артка күз салып, тирә-якны айкады һәм калкулыкта ниндидер хәрәкәт барлыгын шәйләде. Шомлы шәүләләр сырт буйлап, яшеренмичә, ачыктан-ачык шуышалар иде. Бүреләр!!!

Бармаклары әрнеп-авыртып куйды, калак сөяге турында нәрсәдер чәнчеп алды.

– Әйдә! Атла! – дип гыжылдады Көрәк кул, алашасын бар көченә камчылап. Хәер, малкай болай да бар көченә чапкан җайга койрык-ялын сикертеп, такыр юлдан ыргыды: колакта җил уйнады. Караңгылыктан килеп чыккан агачлар шунда ук артта калды. Җигүле ат артыннан кар бураны күтәрелде.

Бүре өере караңгыда югалды. Инеш буйлап барган юл, элмәк ясап, биек, озын калкулыкны урап үтә. Тирә-яктагы һәр үләнне белгән карт башлык шул калкулыкны ашыкмый гына кистереп, өерен чана юлына, Турыкай бар көченә чапкан урынга алып чыкты.

Көрәк кул атын камчылаган уңайга калтыранып, ни эшләргә кирәклеген чамалады: бүре өереннән җиңел генә котылырмын димә. Ул элмәктә хәвеф янавын аңлады, тик кире борылырга соң иде инде – авылдан ерак китәргә өлгерде.

– Бәлки, өлгерермен, – дип үзен-үзе тынычландырды Көрәк кул һәм, дилбегәсен бер кулы белән тоткан килеш, икенче кулы белән печән астындагы балтасын кармалап алды.

Алаша көтмәгәндә кыргый тавыш чыгарып, читкә ыргыды – җигүле ат каршысына ук кебек атылып бүре өере килеп чыкты. Гайрәтле башлык чабып килешли Турыкайның муенына сикерде. Тик ерткыч сикергән уңайга күкрәге белән тәртәгә килеп бәрелде һәм кар өстенә очып барып төште, югыйсә малкай бер мизгелдән богазы өзгәләнеп җиргә авасы иде. Көрәк кул аңына килеп, он капчыгын эләктерде дә, аны бар көченә өер өстенә томырды.

Авыр капчык төшергә дә өлгермәде, бүреләр тере дулкын булып аны эләктереп алды һәм ак болыттай туздырып та ташлады. Ул арада Көрәк кул чананы юлга борырга өлгерде.

– Әйдә! Әйдә! – дип буылып акырына-акырына, алашасын аяусыз камчылады. Куркудан һәм авыртудан шашар чиккә җиткән Турыкай, тояк астыннан кисәк-кисәк кар чәчрәтеп, алга җилде.

Ул алга йөгергән Йонлачны узып китте.

– Әллә ычкындыкмы? – дигән өмет чаткысы үтте башыннан.

Чана чайкала-чайкала чокыр-чакырлар буйлап җилде. Борылмаларда Көрәк кул әле бер, әле икенче якка авышты. Ә арттан ач бүре өере бастырды. Көрәк кул моны тәненең һәр күзәнәге белән тойды. Карт бүре, тешләрен куркыныч шыкырдатып, чана артыннан өлгерәлмәгән Йонлачны эләктерергә тырышып карады, ләкин маэмай, үлем янавын аңлап, тизлеген арттырды, соңгы көчен җыеп чанага сикерде.

Тар юл буйлап  сузылган бүре өере шундый иркен, җиңел чаба ки, әйтерсең лә, хәлдән тайган атны бастырып, кар өстеннән шуышып-йөзеп килә.

Көрәк кул аларның өзек-өзек тын алышын тойды хәтта. Тагын бераздан бүреләр, каннары кызудан  әсәрләнеп, күптән көткән табышын өзгәләп ташлаячак. Сарык тиресеннән тегелгән толыпны астыннан тартып алып, юлга ыргытты. Ерткычлар бер мәлгә генә туктап калды, тик алдануларын аңлап, тагын да ярсыбрак чаба башлады.

Көрәк кул бүре өере өстенә я колакчын бүреген, я бияләйләрен ташлап карады, ләкин бер тапкыр алданган сорылар бу әйберләргә игътибар итмәде. Эзәрлекләүдән кызган өер, канга сусап, алга җилде, ара якынайганнан-якынайды. Шашындыргыч, хәлдән тайдыргыч узыш коточкыч финалына якынлаша иде.

Куркудан коты очкан Федор Дементьевич, төкрекләрен чәчә-чәчә, бертуктаусыз үкерде: “Тизрәк, Турыкай, тизрәк!» – дип атын куалады, артына борылып, бүре өеренә балтасы белән янады: “Тураклыйм! Барыгызны да тураклыйм!”

Берничә секундтан карт бүре кулына килеп ябышыр, калган өчесе аны тере килеш өзгәләргә тотыныр кебек иде…

Ир калтыранып як-ягына каранды. Аякларына сарыган Йонлачка күзе төште.

Көрәк кулның күзләрендә иблис уты ялтырап китте – маэмай? Тере җанвар, кан – өергә менә нәрсә кирәк! Ул маэмайны аягы белән үлемгә таба этте, тик бахыркай, тәпиләрен аерып басып, чанага эләгеп калды. Аның бөтен булмышында гаҗизлек һәм рәнҗү сизелде.

– Бар, юньсез, – ярсыган Көрәк кул әтәч тавышлары чыгарып чырылдады һәм итеге белән маэмайга саллы гына кундырды.

Йөнтәс янтайды, яңакларын кысып, соңгы көченә чана читенә ябышты.

Бүреләр якынлашты. Көрәк кул аркасын чана алдына терәп, бар көченә аягы белән киң маңгайлы башка китереп типте: маэмай, шома итеп ялтыратылган агачта казык тешләреннән аксыл буразналар калдырып, чанадан кыйгаеп очты һәм, һавада мәтәлчек атып, юлга килеп төште. Йөрәк өзгеч чәрелдәү, тонык үкерү тавышлары колакны ярды.

“Бетте!” – дип уйлап куйды Көрәк кул, калтыранып. Әмма этенең үзенә текәлгән рәнҗүле карашы күз алдыннан китмәде.

Җигүле чана зиреклекне җилеп үтте һәм уйсулыктан кар баскан калкулыкка борылды, әнә авылның сирәк-мирәк утлары да шәйләнә. Йончыган Турыкай адымын әкренәйтте.

Шунда гына яртылаш чишенгән Көрәк кул куркудан һәм салкыннан бөтен тәне калтыравын тойды. Печән белән капланып, өстенә брезент кисәген тартып япты һәм ераклашканнан-ераклаша барган карурманга сагаеп күз салгалады. Курку хисе үтте, төпкәрәк чигенгәндәй тоелды. Ләкин әлеге вакыйганы хәтереннән кат-кат барлап, Көрәк кул әледән-әле бөрешеп куйды.

Авыл башына якынлашкач, ул йончыган атын бераз тыя төште. “Шәп тә инде минем бахбай. Башка ат мондый узышка чыдамас иде.”

Буш, күңелсез урам буйлап үзенең тоташтан коелган койма артында утырган матур йортына якынлашкач, күңеле тулып китте: “Бүтән күрә алмавым да бар иде ич.”

Тәрәзә капкачлары тыгызлап ябылган. Ут алмаганнар.

– Йоклый, шайтан. Аңа нәрсә, – дип сукранды Көрәк кул. Капканы ачып керде дә, итеге белән ишеккә типте.

Өйдә ыгы-зыгы сизелде. Ашыгып атлаган аяк тавышлары ишетелде. Келә шалтырады. Ишек ачылды һәм Көрәк кул, ябык сынга күз дә салмыйча, өйалдына үтте. Ут кабызгычка басты – караңгы.

– Лампочка янып чыкты, Федя, – дип тыныч кына аңлатты хатыны. Көрәк кул сүгенде дә, эссе итеп ягылган аш өенең ситсы чаршавы артына кереп югалды.

– Тиз кайтырсың дип уйламаган идем. Иртәгә генә көттем, – дип акланды хуҗабикә.

– Аш-суыңны кара, туңдым, – дип боерды ир, урындыкка чүгеп. – Шайтан алгыры, Турыкай урамда бит, – дип, иске бүреген эләктереп чыгып йөгерде.

Алашасын тугарып, җылы абзарга кертте. Дерелдәп торган янбашларына чыпта япты. Утлыкка бер кочак хуш исле печән салды.

– Аша. Бу сиңа игелекле хезмәтең өчен, – Көрәк кул атның ялын сыйпарга дип кулын сузган иде, алаша ни өчендер башын читкә алды.

– Син нәрсә?.. Нәрсә булды?.. Юкка үпкәлисең! Йонлач булмаса, без барыбыз да һәлак булыр идек. Аңлыйсыңмы – барыбыз да! Ә мин сине коткардым… Коткардым! – дип акланып пышылдады Көрәк кул. Турыкай, авыр сулап, читкә караган килеш торуын дәвам итте.

“Кем белә, үлмәгән дә булыр идек, бәлки? – кинәт Көрәк кулны кемдер шулай эчтән фашлады. – Берсенә балта белән тондырсаң, калганнарына сабак булыр, бәлки, егылган иптәшләренә дә ташланырлар иде.”

Шушы гади генә фикердән Федор Дементьевичның күңеле төште. “Бөтенләй җебедем. Ни дип үземнең башымны катырам… Үткән эшкә салават…”

Эт оясы яныннан үтеп барганда, чылбырга абынды. Аның җанны  өтеп шалтырап куюыннан йөрәген каты авырту телеп үтте. Кинәт биләп алган хәлсезлеген җиңеп, ул өенә кереп китте.

Хатыны өстәл әзерләп көтеп тора иде. Алгы якта юынып, түргә үтте, аркасын җылы мичкә терәде дә тынып калды.

– Юлың уңдымы, Федя? Балаларны очраттыңмы соң?

– Очраттым… Исән-саулар. Өйләре зур, бөтен уңайлыклары бар. Газ ягып җылыталар. Бер атнага кайтырга җыеналар… Ихата-курада эш җитәрлек.

– Аларның үз өйләрендә дә эш бетмәгән хәзер,  – дип кыюсыз гына әйтеп куйды хатыны.

– Ярар, үзләрендә дә өлгерерләр…

– Итеңне саталдыңмы?

– Әлбәттә! Ит торма түгел, бер сызгыру җитә, – Көрәк кул ымсындыргыч калын төенчекне капшады да, бүләген исенә төшереп, икенче кесәсеннән төргәк чыгарды.

– Мә, – дип чәчәкле яулыкны җәеп җибәрде.

– И, рәхмәт инде, Федя! Рәхмәт!.. Бигрәк матур!

– Күп сөйлисең, – дип, Көрәк кул кырт кисте һәм шапыр-шопыр кәбестә шулпасын чөмерүен дәвам итте.

Көзге каршында яңа яулыгын бөркәнеп карагач, хатын тагын да җанлана төште. Иреннәренә кыюсыз гына елмаю кунды. Өстәлне җыештырганда, әйтеп куйды:

– Сөякләрне Йонлачка чыгарып керим әле.

Көрәк кул чак чәчәмәде.

– Ят, үзем бирермен. Барыбер тартырга чыгасым бар, – дип каршы төште ул. – Турыкайны да эчерергә вакыт.

Савытны алып, саф һавага чыкты. Тәмәкесен тартты. Атын эчерде. Тагын тәмәке кабызды. Башыннан үткән вакыйганы чираттагы тапкыр барлап, чарасызлыктан  үзен күпме генә акларга тырышып карамасын, Йонлачның үлеме, шырпыдай, Көрәк кулның миенә кадалды, чәнчеп-чәнчеп алды.

Көрәк кул яткач та җанына урын табалмады. Аның күз алдында һаман бер күренеш: кар бураны аша кара шәүлә очып бара, һавада әкрен генә әйләнеп, ач, ярсыган өер арасына төшеп югала. Очып бара, әйләнә һәм янә…

Тыштан вакыт-вакыт сәер, аңлаешсыз тавышлар ишетелде. Ул, шуларны тыңлап, үзе дә сизмәстән оеп йокыга талды. Менә тагын өер аны куып җиткән, чолгап алган, тере элмәк һаман ныграк кысыла. Башында көчәя барган үлем гөрелтесе ишетелә. А…а…а…! – Көрәк кул үз тавышыннан куркып уянды.

– Федя, нәрсә булды? Авы-рыйсыңмы әллә? – дип иңбашына кагылды хатыны.

Көрәк кул аңа гаҗәпләнеп текәлде – кайда икәнен төшенә алмады – һаман күргән төшен уйлады. Як-ягына карангач, ниһаять, өен һәм хатынын таныды.

– Я, Хода, – дип җиңел сулап куйды.

– Ник шул тиклем кычкырдың, Федя? – дип сорады коты алынган хатыны.

– Итне күбрәк ашаганмындыр, күрәсең. Күңел болгана. Пешерүең җитмәгән… Йокла…

Хатын иренең чал бөдрәләрен сыйпый башлады. Кечкенә каты учын башына куйган килеш йоклап та китте. Көрәк кул аны сак кына мендәргә алып салды. Йокысы качты. Ул  онытылырга, күңеллерәк әйберләр турында уйларга тырышып карады, тик Йонлач турындагы уйлар тагын да әрсезләнебрәк басты.

Әрнеп, сагышланып, әле кушаматы да булмаган көчекне өенә алып кайтуын исенә төшерде. Шундый көчле, читләрне якын җибәрмәгән йорт сакчысы үсүенә сөенеп бетәлмәгән иде. Эштән каршы алганда шатланып ләңгелдәвен, очынып, ыргып сикерүен, тугры күзләрен күз алдына китерде – ул хуҗасының бөтен теләкләрен үтәргә әзер иде.

Иртәнгә тиклем борсаланып яткач, Көрәк кул сак кына торып киенде дә, ишегалдына чыкты. Ишекне ачты.

Күтәрмә буенда иртәнге эңгер-меңгердә бер шәүлә пәйда булды: борыны теткәләнгән, тире кисәкләре салынган, колагы кимерчәккә чак эләгеп торган, йоны кисәк-кисәк булып укмашкан, тешләре ыржайган.

– Йонлач?! Синме әллә?! Ышанмыйм…

Югалып калган Көрәк кул чайкалып китте, ирексездән бусагага абынып егылды…

Башында яңадан көчәя баручы үлем гөрелтесе ишетелде…

Уфа, май, 1986 ел.

 

 

Камиль Зиганшин

ЛОХМАТЫЙ

Молодцеватый, несмотря на свои пятьдесят семь лет, Федор Дементьевич, или, как его звали в деревне, Лапа, стоял, оперевшись в широкие свежеструганные доски крыльца, и в который раз оглядывал новенький дом зятя.

С шумом распахнулась дверь, и из нее вывалились, похохатывая, плотная, во всем похожая на отца, дочь Наталья и высокий жилистый зять.

— Пап, кончай смолить. Пошли в дом, замерзнешь, — выпалила она.

— Да, пора мне, Натаха, — сказал Лапа, кивнув на расплющенный между туч багровый глаз солнца. И, потоптавшись, неторопливо спустился по ступенькам в пока еще неухоженный, необжитый двор.

— Лохматый! — уверенно и властно позвал он собаку и направился к переминавшемуся с ноги на ногу от мороза и нетерпения Гнедко. Ласково похлопал его литой круп. Расправил упряжь. Взбил в санях сено. Укрылся тулупом и удобно устроился в розвальнях, облокотившись на тугой, прикрытый брезентом, мешок муки.

— Бывайте здоровы! Ждем в гости, — крикнул он, обернувшись.

Крупный, с мощным загривком, лохматый кобель, крутившийся вокруг, рванул вслед заскрипевшим саням и в мгновение ока обогнал затрусившего ровной рысцой мерина. Миновав поселок и густую сосновую посадку въехали в березовый с осиной пополам лес. Солнце скрылось за ощетинившимся верхушками деревьев, холмом. Темнело.

— А все-таки правильно, что в августе на новоселье не поехал, — подумал Лапа. — Дотянул до срока и сразу двух зайцев убил: у молодых побывал и мясо продал. Однако, башка у меня с толком, — самодовольно улыбнулся он, поглаживая бороду.

Дорога нырнула под гору и завиляла по стиснутой увалами долине ручья. Сани на покатых ухабах мерно покачивали, точно баюкали. Лапа, не выпуская вожжей, вытянулся и с удовольствием прикидывал, как распорядится выручкой.

Он не любил людей, не умеющих зарабатывать. “Лентяй или простодыра”—говорил о таких. Вот и зять тоже хорош! Буровой мастер называется! Цемента не может подкинуть… Тоже мне—порядочный! Тьфу! — сплюнул он.

Его размышления прервало испуганное фырканье Гнедко.

Конь тревожно прядал ушами и, раздув ноздри, опять фыркнул. Бежавший впереди Лохматый прижался поближе к саням. Лапа обернулся и, шаря глазами по сторонам, заметил какое-то движение вдоль увала. Смутные тени скользили по гребню не таясь, открыто! Волки!!!

Противно заныли пальцы, засосало под ложечкой.

— Но! Но! Пошел! — сдавленно просипел Лапа, наотмашь стегнув мерина, хотя тот и без того уже перешел на галоп и, вскидывая в такт прыжкам хвост и гриву, несся по накатанной дороге так, что ветер свистел в ушах. Деревья, стремительно вылетая из темноты, тут же исчезали за спиной. За упряжкой потянулась вихрастым шлейфом снежная пыль.

Волки растворились во тьме. Лента дороги вместе с ручьем петлей огибала высокий, длинный увал. Хорошо знавший окрестности матерый вожак неспешно перевалил его и вывел стаю на санный путь к тому месту, куда во весь дух несся Гнедко.

Лапа, нахлестывая коня, лихорадочно соображал, что делать: стая не могла так легко оставить их в покое. Он чуял, что, петля таит смертельную опасность, но повернуть обратно не решался – поселок уже был слишком далеко.

—Авось упрежу, – успокоил себя Лапа. И, придерживая вожжи одной рукой, другой нашарил в сене топор.

Внезапно мерин дико всхрапнул и, взметая снег, шарахнулся в сторону — наперерез упряжке стрелой вылетела стая. Мощный главарь сходу прыгнул на шею Гнедко. Еще миг — и тот бы пал с разорванным горлом, но оглобля саданула зверя в грудь, и он рухнул на снег. Лапа опомнился, схватил и с силой метнул в стаю мешок муки.

Увесистый куль еще не успел упасть, как волки живой волной накрыли его и растерзали в белое облако. За это время Лапа успел выправить сани на дорогу.

— Давай! Давай! – осатанело заорал он, нещадно лупцуя мерина кнутом. Обезумев от жути и боли, Гнедко нёсся, стреляя ошметками снега из-под копыт.

Он обошел умчавшегося было вперед Лохматого.

“Неужто оторвемся?” — мелькнула надежда.

Сани неслись по ухабам то возносясь, то падая. На поворотах Лапу бросало из стороны в сторону. А сзади неумолимо накатывалась голодная стая. Лапа ощущал это каждой клеткой тела. Вот вожак, парализующе клацая зубами, попытался достать не поспевавшего за упряжкой Лохматого, но пес, в смертельном ужасе прибавил ходу и, изнемогая запрыгнул в розвальни.

Вытянувшись вдоль узкой колеи, стая бежала свободно, легко, как бы скользя по снегу, молча и неотвратимо настигая выдыхавшегося коня.

Лапа явственно слышал их прерывистое дыхание. Еще немного и волки, пьянея от горячей крови, разорвут, растерзают долгожданную добычу на куски. Он выдернул из под себя овчинный тулуп и швырнул на дорогу. Звери на секунду задержались, но, обнаружив обман, возобновили погоню с еще большей яростью.

Лапа снимал и кидал в сторону стаи то шапку-ушанку, то рукавицы, но однажды одураченные серые не обращали на них внимания. Разгоряченная преследованием стая, жаждала крови и мчалась, неумолимо сокращая расстояние. Бешеная, изматывающая гонка близилась к жуткому финалу.

Охваченный страхом Федор Дементьевич, не умолкая, иступлено вопил, брызгая слюной, то на коня: “Быстрей, Гнедко, быстрей!”, то, обернувшись назад, устрашающе тряся топором на стаю: “Порублю! Всех порублю!”.

Казалось еще несколько секунд – и матерый повиснет на руке, а остальные трое станут рвать его, еще живого на куски…

Мужик лихорадочно огляделся. В ногах жался Лохматый.

Глаза Лапы вспыхнули сатанинским огнем—собака? Живая тварь, кровь—вот, что нужно стае! Он ногой пихнул пса навстречу смерти, но бедняга, широко раскинув лапы, удержался. Все его существо выражало недоумение и обиду.

— Пошел, паскуда, — срываясь на петушиный фальцет, завизжал разъярившийся Лапа и нанес сапогом увесистый удар.

Лохматый скособочился, и, сомкнув челюсти, мертвой хваткой, вцепился в борт саней.

А волки были совсем близко. Лапа уперся спиной в передок, поджал ноги и с такой силой ударил по лобастой голове, что пес, оставив на гладко отполированном дереве светлые борозды от клыков, косо слетел с саней и, перевернувшись в воздухе, рухнул на дорогу. Слух полоснули истошный визг, глухой рык.

“Всё, конец”, — подумал Лапа передергиваясь. В беспощадной памяти остался немигающий, укорительный взгляд собаки.

Упряжка промчалась сквозь ольшаник и вывернула из ложбины на заснеженный холм, откуда уже видны редкие огоньки деревни. Загнанный Гнедко замедлил бег.

Только тут полураздетый Лапа почувствовал, как трясется от страха и холода все его тело. Закопавшись в сено, он натянул поверх кусок брезента и настороженно вглядывался в удаляющийся непроницаемо-черный лес. Испуг постепенно отпускал, уходил как бы внутрь. Но раз за разом прокручивая в памяти происшедшее, Лапа то и дело невольно ежился.

Въехав на окраину деревни, он попридержал запаленного коня: «Добрый, однако ж, у меня мерин. Другой не сдюжил бы такой гонки”.

Подъезжая по унылой, пустынной улице, к своей красавице-избе за сплошным крашенным забором, расчувствовался: “мог ведь и не увидеть боле”.

Ставни были плотно закрыты. Свет не горел.

— Спит чертовка. Ей-то что, — злился Лапа, вылезая из саней. Открыл ворота, загремел сапогом по двери.

В доме глухо завозились. Торопливо засеменили. Лязгнул засов. Дверь приоткрылась и Лапа, не взглянув, прошел мимо тощей фигуры в сени. Щелкнул выключателем — темно.

— Лампочка перегорела, Федя, — тихо пояснила жена. Лапа чертыхнулся и скрылся за ситцевым занавесом в жарко натопленной горнице.

— Не думала, что так скоро. Назавтра ждала, — оправдывалась хозяйка.

—Мечи на стол, замерз, — скомандовал муж, опускаясь на табуретку. — Эх, черт, Гнедко-то на улице, — и, нахлобучив старую ушанку, поспешно выскочил.

Распряг и завел мерина в теплое стойло. Накрыл подрагивающие, взмыленные бока попоной. Подложил в кормушку охапку сухого душистого сена.

—Ешь. Это тебе за справную службу, — Лапа протянул руку погладить ухоженную гриву, но мерин почему-то отвернул морду.

— Ты чего?…Чего ты?… Эт ты зря! Да если б не Лохматый — мы б все погибли. Понимаешь — все! А я спас тебя… Спас! — горячо зашептал, оправдываясь, Лапа. Гнедко, тяжело дыша, упорно смотрел в сторону.

“А может и не погибли б?” — неожиданно уличил Лапу кто-то изнутри. Топором саданул одного, глядишь, другим острастка, а то и на порубленного собрата позарились бы”.

От этой простой мысли Федор Дементьевич сник. “Совсем я расклеился. Чего голову себе морочу… Что сделано, то сделано… и сделано правильно”.

Проходя мимо конуры, зацепил цепь. Она сиротливо звякнула и обожгла сердце тупой болью. Пересиливая внезапно навалившуюся слабость, — он воротился в избу.

Жена ждала у накрытого стола. Умывшись в прихожей, сел, прижался спиной к теплой печке и замер.

— Как съездил Федя? Видал молодых-то?

— Видал… Живы — здоровы. Хоромы здоровущие, со всеми удобствами. Топят газом. Обещают на недельку приехать… Помочь по хозяйству.

— Да у них, поди, у себя в дому работы хватает,— робко возразила жена.

— Ничего, у себя всегда успеется.

— Мясо-то продал?

— А то! Мясо — не редька, только свистни, — Лапа нащупал завораживающе толстую пачку купюр и, вспомнив про подарок, вынул из другого кармана сверток.

— Держи, — развернул он цветастый платок.

— Ой, спасибо, Федя! Ой, спасибо!.. А красавит-то как!

— Будя трепаться, — грубовато оборвал Лапа, шумно хлебая щи.

Примерив обнову у зеркала, жена еще более оживилась. На губах заиграла несмелая улыбка. Прибирая со стола, обронила:

— Пойду Лохматому костей снесу.

Лапа чуть не поперхнулся.

— Ложись-ка лучше, сам покормлю. Посмолю заодно перед сном, — торопливо возразил он, — да и Гнедко пора поить.

Взяв миску, он вышел на свежий воздух. Покурил. Напоил коня. Опять покурил. Сколько не старался Лапа заставить себя думать о происшедшем, как неизбежном и оправданном, гибель Лохматого занозой сидела в мозгу, палила огнем.

В постели Лапа без конца ворочался с боку на бок. Перед воспаленным взором вновь и вновь возникала одна и та же картина: сквозь вихри снежной пыли взлетает темный силуэт, плавно переворачивается в воздухе и скрывается в гуще голодной, разъяренной стаи. Взлетает, переворачивается и…

За окном время от времени раздавались странные, непонятные вздохи. Он, напряженно вслушиваясь в них, незаметно забылся. И опять стая догоняла, окружала его, неумолимо затягивая живую петлю все туже и туже. В голове возник нарастающий гул смерти. А…а…а…! — заметался Лапа.

— Федя, ты чего? Что с тобой? Заболел? — трясла за плечо жена.

Лапа затравленно уставился на нее — не мог взять в толк, где находится — все еще жил привидевшимся. Оглядевшись, наконец, узнал дом и жену.

— Фу ты, — облегченно выдохнул он.

— Чего кричал так, Федя? — допытывалась встревоженная супруга.

— Мяса видать переел. Мутит. Не доварила верно… Спи…

Жена принялась участливо гладить сивые, непокорные кудри мужа. Так и заснула, оставив маленькую жесткую ладонь на голове. Лапа осторожно убрал ее на подушку. Сон не шел. Чем старательнее пытался он отвлечься, думать о чем-нибудь приятном, тем назойливей лезли в голову мысли о Лохматом.

С щемящей тоской вспомнилось, как принес его, еще безымянного щенка, домой. Как радовался тому, что растет сильный, не признающий чужих, страж усадьбы. Как преданно сияли его глаза, как ликовал, суматошно прыгал, захлебывался счастливым лаем, встречая с работы; с какой готовностью он исполнял все желания хозяина.

Промаявшись почти до утра, Лапа осторожно встал, оделся и вышел в сени. Отпер дверь.

У крыльца из предрассветной мглы проступило косматое чудище: морда в рваных лоскутах кожи, ухо болтающееся на полоске хряща, слипшаяся в клочья шерсть, злобно ощерившаяся пасть

— Лохматый?! Ты?! Не может быть…

Растерявшийся Лапа, невольно попятился, запнулся за порог и упал…

В голове вновь возник нарастающий гул смерти…

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

*

Я ищу